"Космос" кинотеатрында шартлы янгын вакытында эвакуация

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Зәйдә “Космос” кинотеатрында күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре белән берлектә, янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр. Бу юлы тыңлаучылар күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдәге балалар иде. Шулай ук балалар һәм кинотеатр персоналын уку эвакуациясе узган.

Төгәл һәм кызыклы әңгәмәдән соң, балалар, шырпы белән шаярырга куркыныч һәм мондый күңел ачу янгынга китерергә мөмкин, дип үзләштерделәр. Эвакуация янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәп үткәрелде. Тулаем алганда, укыту тактик өйрәнүләр уңышлы үтте, персонал үзе куйган бурычны бик яхшы үтәде. Аннары, территориягә чыккач, балаларга янгын сүндерүнең беренчел чараларыннан (янгын сүндерү җайланмаларыннан) ничек файдаланырга икәнлеген күрсәттеләр. Һәркем килеп, аны гамәлдә сынап карый ала иде.

Чара азагында балаларга янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International