Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Россия янгын сагының якынлашып килүче 375 еллыгы уңаеннан “Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының “Алтын башак” гомуми үстерү төрендәге 23 нче балалар бакчасы” да янгын куркынычсызлыгы буенча дәресләр оештырдылар.
Балалар кунакларны көттеләр, шуңа күрә иҗади чыгышлар әзерләделәр - өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүчеләр «Ут биюе»н башкардылар. Ачык кызыл костюм кигән кызлар утлы стихиянең котыруын гәүдәләндерделәр, ә яшь "янгын сүндерүче" бу утларны су ярдәмендә сүндерде.
8 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре балаларга матур чыгышлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр. 8 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге өлкән инспекторы Резеда Йосыпова кечкенә тыңлаучылар белән кечкенә әңгәмә уздырды. Бергә алар янгын чыгуның сәбәпләрен искә төшерделәр, ут бәласе булмасын өчен нәрсә эшләргә мөмкин һәм нишләргә ярамый. Балаларга янгын сүндерүчеләр бәйрәме, янгын сүндерүчеләр һөнәре турында сөйләделәр. Иң кыю малайлар борынгы янгын каскаларын киеп караганнар һәм кулларында чын янгын кәүсәсен тотып караганнар.
Дәрес ахырында балаларга тагын бер тапкыр куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерделәр. Ә мәктәпкәчә яшьтәгеләр, үз чиратларында, мавыктыргыч дәрес өчен рәхмәт белдерделәр һәм барлык янгын сүндерүчеләрне якынлашып килүче Россия янгын сагы көне белән котладылар.