2024 елның 22 апрелендә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшь граждан хезмәткәрләре «Татарстан турында. Беренче затлардан» мәгърифәтчелек лекторие кысаларында Россия Герое Р.Р. Баксиков белән очрашуда катнаштылар.
Әлеге чара Республика хезмәткәрләрендә һөнәри үсеш һәм ватанпәрвәрлекне тәрбияләү максатларында оештырылды.
Катнашучылар сүзләренә караганда, очрашу кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Мондый очрашулар һәм лекториялар кешеләрдә ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт хисләрен ныгыта.