2024 елның 18 апрелендә булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 19 апреле, җомга

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 29 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндерделәр, шуларның торак бина (корылмалары) һәм каралты корылмаларында - 3 янгын.Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Янгыннарның сәбәпләре:электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 3 янгын, ут белән саксыз эш итү - 2 янгын, башка сәбәпләр – 1 янгын.

Башка чакыруларга чыгу – 23 чыгу, шулардан: ялган чакырулар - 14 тапкыр, азык януга – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә –  7 тапкыр.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – 2 тапкыр.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – чакырылмаганнар.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 5 тапкыр. Шуларның: 13.04.2024 23:00 балыкка чыгып киткән һәм хәзерге вакытта кайтмаган 1976 елгы ир-ат эзләвен дәвам итү (Свияга елгасында эзләү, Яшел Үзән муниципаль районы, Бритвино авылы, ЗПСО №2) – 1 тапкыр, чокырдан ир-атны чыгару – 1 тапкыр, судан ир-ат гәүдәсен чыгару – 1 тапкыр, коткаручылар ярдәме кирәк булмады – 1 тапкыр. Профилактик эшләргә – 7 чыгу.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе исегезгә төшерә:

Торакка янгын хәбәрчесе куегыз! Ул сезнең янгынны вакытында табарга һәм сезнең тормышыгызны коткарырга ярдәм итәчәк! Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International