Һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләре буенча, 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре буенча Советның кадрлар комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре электрон мактау тактасына кертү өчен 32 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнде, алар арасында Татарстан Республикасы 2 нче классы дәүләт киңәшчесе Ведехина Диана Айдаровна, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының перспектив үсеш бүлеге башлыгы.
Диана Ведехина кандидатурасын, аның һөнәри казанышларын, инициативалылыгын һәм министрлык вәкаләтләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген күтәрүгә шәхси өлешен исәпкә алып, министрлык тәкъдим итте. Диана Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында 2007 елның августыннан бирле эшли.
Электрон мактау тактасы Татарстан Республикасының рәсми порталында «Дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» бүлегендә (https://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta) урнаштырылган.
Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллективы аның һөнәри эшчәнлеген югары бәяләү белән котлый һәм хезмәттә алга таба уңышлар тели.