2024 елның 8 апредендә булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 28 тапкыр чыкты. Шуларның чүп януын сүндерүгә - 1 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 3 тапкыр, азык януга - 2 тапкыр, ялган чакыруга - 11 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 7 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндерделәр, шуларның 2 янгын торак секторында, транспорт чаралары яну - 1 янгын, башка объектлар - 3 янгын. 1 кеше зыян күргән.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу - 1 янгын, ут белән саксыз эш итү - 1 янгын, ут төртү - 1 янгын, башка сәбәпләр - 1 янгын.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары - 3 тапкыр.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 1 тапкыр. Шуларның: башкасы - 1 тапкыр. Профилактик эшләргә – 10 тапкыр.

Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе исегезгә төшерә:

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International