4 апрельнең 16:00 сәгатенә Татарстан Республикасы территориясендә гидрологик хәле

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

4 апрельнең 16:00 сәгатькә су астында калды:

Түбән төзелешле 3 күпер:

Буа муниципаль районы - Кият торак пункты янындагы Свияга елгасының 1 түбән күпере (күпер өстендәге су биеклеге 270 см,+ 225 см);

Буа муниципаль районы - Черки-Кильдураз торак пункты янындагы Зөя елгасының 1 түбән күпере (күпер өстендәге су биеклеге 270 см, +225 см);

Азнакай муниципаль районы - Тумутук торак пункты янындагы Ык елгасының 1 түбән күпере (күпер өстендәге су биеклеге 15 см, +15 см).

Буа районының Ямбулат авылында һәм Кайбыч районының Мәлки, Беляево һәм Фёдоровское авылларында 34 йорт яны территориясен су баскан:

Буа муниципаль районы, Ямбулат торак пункты, Карлы елгасы - 3 йорт яны территориясен су басу.

Кайбыч муниципаль районы, Мәлки торак пункты, Ырым елгасы - 25 йорт яны территориясен су басу.

Кайбыч муниципаль районы, Беляево торак пункты, Бирля елгасы- 3 йорт яны территориясен су басу

Кайбыч муниципаль районы, Федоровское торак пункты, Бирля елгасы - 3 йорт яны территориясен су басу.

Язгы ташу вәзгыяте контрольдщ. Торак йортлар һәм су басу зонасына социаль әһәмияткә ия объектлар эләкми, торак пункт белән транспорт элемтәсе бозылмаган. Халыкның эвакуациясе таләп ителми. Халык белән аңлату әңгәмәләре үткәрелде.

Кризис ситуацияләрендә идарә итү үзәге мәгълүматлары буенча фаразлана:

- Нурлат районының Аксумла елгасындагы Якушкино торак пунктының, Кондырча елгасындагы Якты Күл торак пункты йорт яны территорияләрен су басу;

- Нурлат муниципаль районында Үрнәк торак пунктындагы Олы Чирмешән елгасындагы түбән күперне су басу;

- Яңа Чишмә муниципаль районында Архангельская бистәсе янындагы Чишмә елгасындагы түбән күперне су басуны;

- Арча муниципаль районында Кәче торак пунктында Казансу елгасының автомобиль юлы участогын су басу;

- Буа муниципаль районында Бола елгасындагы Бик-Үти торак пунктының йорт яны территорияләрен су басу;

- Яңа Чишмә муниципаль районында Чабаксар елгасындагы (гидротехник корылма) Чуаш Чабаксары, Благодаровка торак пунктлары (юлларны су басу һәм юу куркынычы, Татар Алкиносы торак пунктына юл элемтәсе бозылу).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International