2024 елның 1 апрелендә булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 2 апреле, сишәмбе

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 38 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 2 тапкыр, чакыруга - 11 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 12 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндерделәр, шуларның 3 янгын – торак секторында, җитештерү әһәмиятендәге корылмаларда - 1 янгын, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге биналарда - 1 янгын, башка объектлар - 2 янгын. 3 кеше зыян күргән.

Янгыннарның сәбәпләре: җитештерү җиһазларының төзексезлеге, җитештерүнең технологик процессын бозу (технологик) - 1 янгын,электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү - 3 янгын.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы - 4 тапкыр.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары - 3 тапкыр.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 4 тапкыр. Шуларның: ишек ачуга - 1 тапкыр, авыруны алып бару - 1 тапкыр, фатирда зыян күручене коткару - 1 тапкыр,суда эзләү-коткару эшләре - 1 тапкыр.Профилактик эшләргә – 13 тапкыр.

Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International