Татарстанның Бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте хезмәткәрләре уен формасында Олы Мәңгәр авылы мәктәбенең укучыларын янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәттеләр

2024 елның 1 марты, җомга

Әтнә муниципаль районының Олы Мәнгер мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы дәресе узды. Әлеге чарада 31 башлангыч сыйныф укучысы катнашты. Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан республика бүлекчәсенең җирле Казан бүлеге бөтенроссия ирекле янгын җәмгыяте Арча участогы инструкторы Рәхимова Миләүшә, Ботенроссия ирекле янгын җәмгыяте Үзәк советы сайтыннан алынган материалларны күрсәтеп, балалар белән әңгәмә уздырды.

Дәреснең икенче өлешендә укучылар “янгын куркынычы булган предметлар” уенында катнашып, янгын куркынычсызлыгы өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар. Янгынның нәрсә аркасында килеп чыгуын һәм янгынны булдырмау турында аңлаттылар. Балалар уеннарда актив катнаштылар һәм инструктор чыгышын кызыксынып тыңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International