Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары Татарстан Республикасы буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе тарафыннан үткәрелә торган «Бәллүр йолдызлар» конкурсының беренче (региональ) этабында катнаштылар.
Жюригә дистәләгән катнашучыдан берничә җиңүчене сайларга бик кыен булды. Гаҗәеп тавышларның кечкенә ияләре һәм дәртле биючеләр барысын да буйсындырды. Кайбер конкурсантлар берничә номинациядә катнашты. Беренче турда 7дән 17 яшькә кадәрге 47 мәктәп укучысы катнашты.
Конкурста башка кечкенә катнашучылар да лаеклы бүләкләр алды - Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре балалары.