2024 елның 21 мартында булган вакыйгалар җыелмасы

2024 елның 22 марты, җомга

Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 28 тапкыр чыкты. Шуларның азык януга - 4 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, ялган чакыруга - 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 10 тапкыр. Республика янгын сүндерүчеләре 7 янгынны сүндерделәр, шуларның торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралты корылмаларында – 5 янгын. Кызганыч, 2 кеше һәлак булды.

Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 1 янгын, ут белән саксыз эш итү - 3 янгын, ут белән балалар шаяруы – 1 янгын.

Башка чакырулар – 16 тапкыр чыкканнар, шуларның: ялган чакырулар – 10 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 6 тапкыр.

Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – 3 тапкыр.

Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – 1 тапкыр.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 2 тапкыр. Шуларның: урын өстендә ятычу авыруларга ярдәм итү – 1 тапкыр, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә ярдәм күрсәтүгә – 1 тапкыр. Профилактик эшләргә – 7 чыгу.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе кисәтә:

Язгы боз бик куркыныч! Язгы чорда су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү еш кына кешеләрнең үлеменә һәм имгәнүенә сәбәп була.

Сулыкларда боз эрү чорында нәрсәдән качарга кирәк:

- беркайчан да бозга тәүлекнең караңгы вакытында һәм күз күреме начар булганда чыкмагыз (әгәр томан булса, кар яву, яңгыр);

- аяк белән сугып бозның ныклыгын тикшермәгез;

- ата-аналарга ышандыргыч үтенече: Балаларны сулыкларның бозына караучысыз җибәрмәгез!

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе исегезгә төшерә:

Торакка янгын хәбәрчесе билгеләгез! Ул сезнең янгынны вакытында табарга һәм сезнең тормышыгызны коткарырга ярдәм итәчәк! Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.

- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.

- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.

- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.

Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International