Гомереңне куркыныч астына куеп, мәкерле язгы бозга менәргә кирәкми! Бүген Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) инспекторларында кунакта булган Казан блогерларының “тапшыргыч” булып эшләү аркасында интернет-киңлеккә шундый башисемнәр ясалды.
Нәкъ менә блогерлар ярдәмендә көнкүрештә һәм табигатьтә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында мәгълүмат яшьләр аудиториясенә кадәр аңлаешлы барып җитә, чөнки алар инде хәзер, йомшак итеп әйткәндә, газеталарны укымый һәм телевизор карамый. Интернетта сәгатьләр буе утыручылар"параллель" дөньяда яши һәм еш кына куркынычсыз тотыш турында бик томанлы күзаллауга ия. Чираттагы бушлык бүген уңышлы тутырылды. Үз блогларында йөзләрчә һәм меңләгән язылучылары булган яшь кешеләр үзләренең видеоларын язгы бозда куркынычсызлык темасына багышладылар.