Республиканың янгын сүндерү бүлекчәләре хәвеф-хәтәр буенча 32 тапкыр чыкты. Республика янгын сүндерүчеләре 15 янгынны сүндерделәр, шуларның 8 - торак билгеләнештәге биналарда (корылмаларда) һәм каралты корылмаларында. Һәлак булучылар юк. 1 кеше зыян күргән.
Янгыннарның сәбәпләре: электр җиһазларының җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 2 янгын, мичләрнең җайланма һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 5 янгын, ут белән саксыз эш итү - 7 янгын, башка сәбәпләр – 1 янгын.
Башка чакырулар – 19 тапкыр чыкканнар, шуларның: ялган чакыруга – 6 тапкыр, янусыз кыска ялганышка - 1 тапкыр, азык януга – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән үзара хезмәттәшлеккә – 10 тапкыр.
Янгын сүндерү бүлекчәләренең авария-коткару эшләрен уздыруга чыгуы – чыкмаганнар.
Ирекле янгын сакчылары бүлекчәләренең янгыннарны сүндерүгә чыгулары – 3 тапкыр.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы эзләү-коткару хезмәтенең дежур бүлекчәләренең чыгулары – 3 тапкыр. Шуларның:ишек ачуга – 2 тапкыр, авыруны ашыгыч медицина ярдәме машинасына хәтле алып бару – 1 тапкыр. Профилактик эшләргә – 8 тапкыр.
Татарстан Республикасы гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе исегезгә төшерә:
Торакка янгын хәбәрчесе билгеләгез! Ул сезнең янгынны вакытында табарга һәм сезнең тормышыгызны коткарырга ярдәм итәчәк! Сезнең куркынычсызлык - сезнең җаваплылык!
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе халыкка балаларны үзләрен генә калдырмау үтенече белән мөрәҗәгать итә.
- Бигрәк тә ябык фатирларда яки бүлмәләрдә балаларны ялгыз калдыру куркыныч. Янгын чыккан очракта алар үзләре генә янып торган бинадан тышка чыга алмыйлар.
- Исегездә тотыгыз: һәр өлкәннең бурычы - ут белән уеннарны булдырмау, балаларга аларның куркынычларын аңлату.
- Үз балаларыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз: янгын вакытында кичекмәстән бинадан чыгып китәргә, ә аннары “101” номерына кәрәзле телефоннан янгын сагына яки “112” ашыгыч хезмәтләр чакыру бердәм номерына шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз.
Сез үзегез утка ничек каравыгыздан, балаларыгызның аңа ничек каравы бәйле.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык та китерә алмый.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең «Ышаныч телефоны»: 8 (843) 288-46-96.