Казан мәктәбе укучылары өчен коткаручыдан мастер-класс

2024 елның 16 марты, шимбә

Казан шәһәре Совет районының «Унбер» күппрофильле лицеенда коткаручы Иван Иванович Тоневский укучылар өчен зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде һәм гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде.

Ул укучыларны зыян күрүчеләргә ничек дөрес ярдәм итәргә кирәклеге белән җентекләп таныштырды. Моннан тыш, коткаручы балалар белән гәдәттән тыш хәлдә үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән уртаклашты, шул исәптән эвакуация уздырну һәм янгынга каршы җайланмаларны ничек дөрес кулланырга икәнен күрсәтте. Ул шулай ук янгын куркынычсызлыгының мөһимлеге турында сөйләде һәм кагыйдәләрне үтәмәгән очракта мөмкин булган куркынычлар турында кисәтте.

Бу дәрес яшь буында үз-үзеңне яклау һәм җаваплылык күнекмәләрен формалаштыруда мөһим адым булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International