Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында быел беренче граждан хезмәткәрләрен планлы аттестацияләү булды.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының биш граждан хезмәткәре үз вазыйфасына карата аттестация үтте. Аттестация нәтиҗәләре буенча бер граждан хезмәткәре кадрлар резервына керергә тәкъдим ителгән.
Һәр хезмәткәрнең аттестациясе өч елга бер тапкыр уза. Аттестацияләнүчеләр барысы да компьютер тестын уңышлы үтте, аларга үз вазыйфаи бурычларына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турындагы гамәлдәге законнарны белүгә, шулай ук коррупциягә каршы торуга кагылышлы сораулар бирелде.
Хезмәттәшләребезне чираттагы аттестацияне уңышлы узуы белән котлыйбыз!