Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге инспекторлары Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Идел елгасы акваториясе буенча профилактик рейд үткәрде. Максат - суда үз-үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләрен бозуны ачыклау, шулай ук тиешле рөхсәт документлары булмаган кар машиналарыннан файдаланган балыкчыларны административ җаваплылыкка тарту.
Яз акрынлап үз хокукларына керә. Җылы һава һәм кояш нурлары сулыкларда боз панцирын сала башлый. Нәтиҗәдә, елгаларда, бигрәк тә каты агымлы урыннарда промин күбрәк барлыкка килә.
Ә узган ял көннәрендә инде суда беренче һәлакәтләр теркәлгән булган, нәтиҗәдә 3 кеше коткарылган.Кама Тамагы шәһәр тибындагы бистәсе янында кар мотоциклында бер ир-ат кар боткасында батып калган, ә Иске Победилово авылы янында бозда ике ир-ат, кар мотоциклы боз астына киткәнче, вакытында сикереп кадырга өлгерде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне киңәш итә: бозга кар мотоциклында чыкканда үткән маршрутлар белән генә файдаланырга, су объектын чаңгыда кисеп чыккан вакытта салынган чаңгы юлы белән файдаланырга киңәш ителә.
Шулай ук балалар куркынычсызлыгына да игътибар итәргә кирәк. Балаларны сулыкларга җибәрергә ярамый һәм сезон арасында су объектларында уеннарның куркынычы турында искә төшерергә кирәк.