Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре халык җыенында катнашты

2024 елның 17 феврале, шимбә

Елның беренче ике ае дәвамында авылларда һәм  бистәләрдә гадәттәгечә халык җыеннары уздырыла, анда яшәүчеләр башкарма хакимият органнары вәкилләре белән бергәләп борчыган сораулар  турында фикер алышалар, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзлиләр. Гражданнар җыеннарында катнашу - Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен халык арасында янгын куркынычсызлыгы чараларын пропагандалауга юнәлдерелгән мәгълүмати эш алып баруның тагын бер мөмкинлеге.

Татарстан Республикасы Яшел Үзән районында җирле янгын-коткару гарнизоны вәкилләре ел саен гражданнар җыенында катнаша. Авыл халкы алдында чыгыш ясаганда, алар тыңлаучыларга янгыннар һәм кешеләрнең үлеме торышы, янгын сәбәпләре турында хәбәр итәләр, кеше гамьсезлеге һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә карата саксыз мөнәсәбәт аркасында килеп чыккан янгыннарның конкрет мисалларын китерәләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгынга нәрсә китерергә мөмкин дип кенә әйтмиләр, ул барлыкка килгән очракта, гамәлләрне искә дә төшерәләр.

Махсус басым - торак йортларда автоном янгын сүндерү хәбәрчеләре урнаштыру мәсьәләсенә ясала. 2023 елда хәйрия акцияләре кысаларында Яшел Үзән районында 689 йортта 2033 хәбәрче куелган. 2016 елдан 2022 елга кадәр 4724 йорт биләмәсендә 16323 датчик урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International