25 гыйнварда Татарстан Республикасы ГО һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ВИЧ-инфекцияне профилактикалау мәсьәләләре буенча лекция узды. Чараны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге оештырды.
Очрашуның төп максаты-ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләрен ВИЧ/СПИД проблемалары буенча мәгълүматлаштыру һәм ВИЧ-инфекцияне тикшерүгә этәрү.