Янгын күзәтчелегенә Яшел Үзән шәһәренең «Идел» реабилитация үзәге сакчысы шалтыраткан. Аның сүзләренчә, кич белән ул кар көрәргә чыккан һәм таксидан исерек ир-атның чыгып, карлы Идел култыгы аша каршы як ярга чыгуын күргән.
Сакчы кешене акылга утыртырга, туктатырга тырышкан. Ләкин ул, исерек хәлдә, кар аша турыдан-туры барырга карар итә. Ир-ат сулык уртасына барып җитә һәм анда карда югала. Сакчы янгын сүндерүчеләрне чакырган.
Урынга 34 янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре килә. Алар ялгыз юлчыга барып җиткәннәр. Ул карда йоклап киткән һәм, әлбәттә, уяу сакчы булмаса, туңган булыр иде. Янгын сүндерүчеләр ир-атны кардан чыгарып, ашыгыч медицина ярдәме машинасына алып барып, табиблар кулына тапшыралар.