Россия ГТХМ ветераннар хәрәкәте тарихында беренче тапкыр "РФ ГТХМ ТР буенча Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар Советы" иҗтимагый оешмасы 2023 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округында иң яхшысы дип танылды. Ул Россия ГТХМ ветераннар оешмалары арасында Бөтенроссия конкурсында мактаулы 2 урын алып призер булды.
Ветераннар советы үз эшендә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләрнең гаиләләренә зур игътибар һәм кайгырту бирә. Хәзерге вакытта 18 гаилә исәптә тора.
Бүгенге көндә ветераннар арасында 223 инвалид исәпләнә, аларга шулай ук бүлекчә ветераннары советлары тарафыннан ярдәм күрсәтелә.
Барлык ветераннар оешмаларында юбилей яшенә җиткән ветераннарны хөрмәтләү үткәрелә. Ветераннарны хезмәт иткән подразделениеләргә чакыралар, анда аларга бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре, акчалата бүләкләр тапшырыла.