Россиядә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата 1769 елда Изге Георгий Җиңүче ордены булдыруга туры килә. Бу көнне россиялеләр батырлык кылган ата-бабаларына хөрмәт күрсәтеп кенә калмыйлар, ә Ватаныбызның хәзерге геройларын да хөрмәт итәләр. Аларның берсе сигез ел элек РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгын сүндерү хезмәте начальнигы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Сергей Костин булды.
2015 елның 11 мартында Казанда «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгында эчке хезмәт подполковнигы Сергей Костин җитәкчелегендәге ГДЗС звеносы җимерекләр арасыннан биш кешене коткарырга өлгерә. Подполковник Костин үзе соңгы булып чыга. Эвакуация вакытында төзелеш конструкцияләре җимерелә. Аның гәүдәсен җимерекләр астында тапканнар.
Һәлакәт вакытында янгын күзәтчелегенең тагын өч хезмәткәре җитди зыян күрә.
Россия Президентының 2015 елның 5 ноябрендәге Указы белән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен үткәрү хезмәте начальнигы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Сергей Алексеевич Костин экстремаль шартларда күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнә (үлгәннән соң).
Руслан ФАТХУТДИНОВ – РФ ГТХМ БИ матбугат хезмәте