Көчле салкыннар нәтиҗәләренә җирле җитәкчеләр әзер булырга тиеш

2023 елның 7 декабре, пәнҗешәмбе

    Утырышны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көннең иң җаваплы мизгеле - торак-коммуналь хуҗалык объектларын өзлексез җылылык белән тәэмин итү. Узган ел республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында зур күләмдә җылылык өзелүнең 6 очрагы теркәлгән. Сүндерелгән зонада 25 меңгә якын кеше, 20дән артык социаль әһәмиятле объект һәм административ биналар булган. Җылылыкның сүнү сәбәбе – җылылык челтәрләренең тузганлыгы.

    Объектив сәбәпләр аркасында, мондый авария хәленнән качу мөмкин түгел. Моның өчен бик күп акча кирәклеген без барыбыз да бик яхшы аңлыйбыз. Бу очракта безнең бурыч - килеп туган гадәттән тыш хәлләргә һәм башка вакыйгаларга ашыгыч җавап бирү өчен көчләр һәм чаралар әзерлеген тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International