Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вакытлыча коткару постлары куя

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Су объектларында кешеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе балыкчыларның күпләп бозга чыгу урыннарында җиде вакытлыча коткару посты ача. Боз торуы чорында тәүлек әйләнәсе ГИМС Үзәге инспекторлары, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе эзләү-коткару отрядының Казан һәм Яр Чаллы филиаллары коткаручылары һәм ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы ТР Эзләү-коткару хезмәте коткаручылары дежур торачак.

Беренче коткару посты 2023 елның 24 ноябрендә 09.00 сәгатьтән Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе ГИМС Үзәге базасында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Эзләү-коткару хезмәтенең дәүләт инспекторлары һәм коткаручылары көче белән һава мендәрендә (СВП) Славир-9У судносын кулланып эшли башлаячак.

2023 елның 24 ноябрендә 13.00 сәгатьтән Зеленодольск шәһәрендә вакытлыча коткару посты пәйда булачак, анда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк эзләү-коткару отрядының Казан филиалы коткаручылары дежур торачак.

Шул ук көнне 15.00 сәгатьтән тагын 3 вакытлыча пост эшли башлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International