ИГЪТИБАР! КӨЧЛЕ ДАВЫЛ КИСӘТҮЕ!

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

 

ФДБУ “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” 17 нче октябрь бик көчле җил турында давыл кисәтүе игълан итә.

2023 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көчле көньяк, көньяк-көнбатыштан көчле җил төнлә 15-19 м/с, көндез һәм кич белән 09-23 сәгать аралыгында бик көчле җил 15-20 м/с, 25-28 м/с көчәю көтелә.

Һава шартлары начарланган очракта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе киңәш итә:

Һава шартлары начарланган очракта, аз үлчәмле көймәләр хуҗаларына, начар күренүгә бәйле рәвештә, шулай ук суда катлаулы хәлләр аркасында, үз йөзу чарасында әллә ни сәбәпләрсез чыгып китүдән тыелырга, һава шартларын исәпкә алырга, һәрвакыт үзе белән коткару чараларын, элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга, ялгыз балык тотмаска кирәк;

Автотранспорт йөртүчеләренә торак пункттан читкә йөрүдән һич тә кирәге булмаган килеш тыелырга, юлларда игътибарлы булырга, имин дистанцияне сакларга, һава шартлары нигезендә тизлек режимын сайларга кирәк. Тәртипсез маневр ясаудан һәм кискен тоткарланудан качарга һәм юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Җил көчәйгәндә республика халкына ябык балконнардан һәм ишегалларыннан ныгытылмаган предметларны алып куярга, тәрәзәләрне ныгытып ябарга кирәк. Йортларның карнизларыннан, реклама стендлары һәм растяжкаларыннан ераграк торырга, чыдамсыз япмалар һәм чергән агач кәүсәләре янында автотранспортны туктатмаска һәм басып тормаска киңәш ителә. Җил ашкынуы вакытында имгәнүләр һәм җәрәхәтләр алудан качу өчен, бинаның подъездына яки подвалына яшеренергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International