Хөрмәтле гражданнар оборонасы җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Күп меңле коллектив һәм шәхсән үз исемемнән сезне Россия гражданнар оборонасы системасы оешуның 91 еллыгы белән котлыйм!
1932 елның 4 октябреннән, «СССР территориясенең һава һөҗүменә каршы оборона турында» СССР Халык Комиссарлары Советы карары раслангач, гражданнар оборонасы, гомумдәүләт оборона чараларының мөһим өлеше буларак, Бөек Ватан сугышы сынаулары да, шулай ук тыныч вакытның эре техноген аварияләре һәм табигый катастрофалары сынаулары да катлаулы юл үтте.
Гражданнар оборонасының бурычлары - ул, беренче чиратта, гражданнар оборонасы өлкәсендә халыкны укыту, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгасы һәм килеп чыккан очракта хәбәр итү, халыкны эвакуацияләү, яшеренер урыннар һәм индивидуаль яклау чаралары бирү.
Хәзерге вакытта безнең республика өчен гражданнар оборонасының әһәмияте бәяләп бетергесез. Авария-коткару формированиеләре һәм коткару хезмәтләре, дәүләт янгынга каршы хезмәте бүлекчәләре, эвакуация органнары, гражданнар оборонасы буенча чаралар үтәүне тәэмин итү буенча штаттан тыш формированиеләр кирәкле техника һәм мөлкәткә ия булалар һәм билгеләнү буенча гамәлләргә әзер, ә махсус вәкаләтле вазыйфа затлары һәм гражданнар оборонасы белгечләре гражданнар оборонасы көчләре һәм чаралары белән идарәне тәэмин итәләр.
Бу көнне без ветераннарны - үз эшләрен белгән, бай тәҗрибәсе һәрчак безнең өчен илһамландыргыч көч булган кешеләрне горурланып искә алабыз!
Гражданнар оборонасы системасын камилләштерү эшенә өлеш кертүчеләрне, ихлас күңелдән ветераннарга көндәлек тормышта ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим, ә гамәлдәге хезмәткәрләр һәм белгечләргә Ватаныбыз хакына хезмәт итүләрендә уңышлар телим!