Татарстан Республикасында су объектларында һәлак булучылар саны кимү буенча уңай динамика саклана

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

    Бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәгълүмат мәйданчыгында узган брифингта Татарстан Республикасында су коену сезонына йомгак ясады.
    Су коену сезоны башланганнан бирле республикада суда 63 вакыйга теркәлгән (узган елның шундый ук чоры – 71), нәтиҗәдә 53 кеше һәлак булган, шул исәптән 6 бала (узган елның шундый ук чоры – 57, шул исәптән 9 бала). Коткарылганнар арасында 31 кеше, шуларның 11е балалар (узган елның шундый ук чоры 50, шул исәптән 3 бала).
    Ә ел башыннан бирле күңелсез статистика түбәндәгечә:
суда 89 вакыйга теркәлгән (узган елның шундый ук чоры-98);
һәлак булучылар саны 66, шул исәптән 8 бала (узган елның шундый ук чоры 71, шул исәптән 9 бала);
65 кеше коткарылган, шул исәптән 12 бала (узган елның шундый ук чоры 102, шул исәптән 11 бала).
    Судагы һәлакәтләрнең төп сәбәпләре арасында Регина Гаязова билгеләп үткәнчә,:
 - җиһазландырылмаган урында су коену, шуңа күрә 42 кешенең, шул исәптән 8 баланың гомере белән хушлашты;
суга төшү нәтиҗәсендә 18 кеше һәлак була.
    Балаларның суда үлүенең төп сәбәбе - ата-аналар тарафыннан контрольнең җитмәве һәм яхшы йөзү күнекмәләренең булмавы. Исегезгә төшерәбез, су стихиясе корбаннары 8 балигъ булмаган, 12 бала коткарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International