Хөкүмәт Йортында җәйге балалар ялын оештыруга багышланган брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше идарәсе башлыгы Максим Трущин республика ММЧ журналистларына балалар ялын оештыру объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тоту буенча алып барылган эшләр турында сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тарафыннан балалар сәламәтләндерү учреждениеләренең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне контрольдә тоту буенча оештыру һәм гамәли чаралар комплексы эшләнде һәм гамәлгә ашырыла.
Үткәрелгән эш кысаларында 120 стационар балалар ял итү һәм сәламәтләндерү объекты, 44 палаткалы лагерь, шулай ук 784 мәктәп яны балалар сәламәтләндерү лагеры һәм 561 хезмәт һәм ял лагеры исәпкә алынган.
Барлыгы 120 стационар балалар ялы объектларының 70е (58,3%) тикшерелгән.