Татарстан Республикасы ГТХМда дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды

2023 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

    2023 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәт тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия утырышы узды.
    Комиссия утырышында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раис идарәсе вәкиле, эшчәнлеге дәүләт хезмәте белән бәйле фәнни оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы катнашты.
    Комиссия утырышында алдагы сораулар каралды:
хисап чорында министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләре тарафыннан керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт характерындагы йөкләмәләр турындагы мәгълүматларны анализлау барышында ачыкланган кимчелекләр турында
    Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы дәүләт граждан хезмәткәренең 2022 елда балигъ булмаган баласының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматны җитди сәбәпләр аркасында тапшыра алмау турындагы гаризасы
    Шулай ук комиссия утырышында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элеккеге дәүләт хезмәткәренә карата, әгәр әлеге оешманың дәүләт идарәсе буенча аерым функцияләре аның вазифа бурычларына керсә, оешмадагы вазыйфасын биләү мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International