Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә махсус янгынга каршы режим урнаштыру турында» 2023 елның 30 мартындагы 376 номерлы карары белән 17 апрельдән 10 майга кадәр республика территориясендә махсус янгынга каршы режим кертелә.
Искәртеп узабыз, махсус янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылык чарасы 2 тапкыр арттырылды:
гражданнарга 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
вазифаи затларга 30 меңнән 60 мең сумга кадәр;
юридик зат оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы затларга 60 меңнән 80 мең сумга кадәр;
юридик затларга 400 меңнән 800 мең сумга кадәр.
Быел ЯМР төп үзенчәлеге-бу чорда учак ягуны, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю.