Республика урманнарында янгын куркынычы сезоны апрель башында ук башланырга мөмкин

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

    «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы матбугат үзәгендә Татарстан Урман хуҗалыгы министры Илгизәр Зарипов һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәт буенча урынбасары эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев катнашында уртак брифинг узды. Матбугат конференциясенең темасы:»РСЧС территориаль подсистемасының Татарстан Республикасы территориясендә табигый янгыннарны кисәтү һәм бетерү буенча эшкә әзерлеге турында".
    Урман хуҗалыгы министры Илгизәр Зарипов хәбәр иткәнчә, узган ел урманнарда янгын куркынычы булган сезон 25 апрельдә ачылган булса, быел, җылы һава торышы аркасында, ул 5-10 апрельгә планлаштырыла.
    Гомумән, без урманнарда янгын куркынычы сезонына әзер.
Янгын куркынычлы чорына әзерлек кысаларында 2023 елгы янгын куркынычлы сезонына Татарстан Республикасы территориясендә урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнде, урман фондының җир өсте патруле маршрутлары расланды, Урман янгын сүндерү формированиеләре һәм мобиль янгын сүндерү төркемнәре формалаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International