Бу хакта тагын бер тапкыр КСДИ инспекторлары искә төшерә. Бүген «Татар-Информ» матбугат үзәгендә узган брифинг Татарстан Республикасында сезоннар арасында су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары темасына багышланган иде. Спикер булып Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова чыгыш ясады.
Ул журналистларга көндез генә түгел, төнлә дә уңай температура урнашу сәбәпле, су объектларында боз эри дип хәбәр итте. Явым-төшем, уңай температура, эрегән су, су асты агымы, җил тәэсирендә көн саен промоин мәйданы арта, боз структурасы үз үзлекләрен югалта һәм йөкләнешкә түзә алмый, боз кырларының ярлар белән бәйләнешләре җимерелә.
Бозга чыгу белән бәйле вакыйгаларны профилактикалау максатыннан, 2022 елның 14 ноябреннән бүгенге көнгә кадәр һәр муниципаль берәмлектә җыелма мобиль патруль төркемнәре эше оештырылган, алар балыкчыларның куркыныч бозга чыгу куркынычы булган сулыкларда көн саен патрульлек итәләр.
Әлеге патруль төркемнәренең төп максаты-профилактик әңгәмәләр үткәрү, нечкә бозга чыгу куркынычлыгы турында аңлату эше алып бару, куркыныч участокларда тыючы кисәтүче аншлаглар урнаштыру.