Бүген төнлә Казанның «Яшьлек» метрополитены станциясендә 7 янгын-коткару отряды һәм коткаручылар, шулай ук полиция хезмәткәрләре, ашыгыч ярдәм медиклары һәм Казан метрополитены хезмәтләре көчләре һәм чаралары белән планлы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрелде. «Яшьлек» станциясендә хәрәкәт итүче составта чыккан янгынны сүндерү буенча кереш эшләнде.
Укыту нияте буенча поезд «Козя Слобода» станциясе ягыннан «Яшьлек» станциясе юнәлешендә хәрәкәт иткәндә өченче вагонда янгын чыккан. Поезд машинисты составны «Яшьлек»станциясенә кадәр җиткерә. Янгын сүндерү бүлекчәләре килгәнче объект персоналы 124 кешене эвакуацияләгән. Зыян күргән дүрт пассажир төтенле бүлмәдә калган. Аларны янгын сүндерү подразделениеләре эвакуацияли.
Шулай ук бу вакытта газ-төтеннән саклаучылар звенолары янгын сүндерү сукмакларын ачалар, метро бинасы эчендә урнашкан гидрантлардан магистраль линияләр салалар. Өйрәнүләргә барлыгы 18 берәмлек төп һәм махсус янгын-коткару техникасы һәм Казан янгын-коткару гарнизонының 75 кешесе җәлеп ителгән.