Газ цилиндрын салкыннан җылы бүлмәгә алып кергәндә температураның кискен үзгәрүе шартлауга китерә

2022 елның 9 декабре, җомга

    Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе башлыгы урынбасары эчке хезмәт полковнигы Максим Трущин хәбәр итте. Тема "Газ җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләре турында" иде.
    Чыгышының башында Максим Трущин салкыннар башлану белән торак йортларда газ шартлау очраклары артуын билгеләп үтте. Агымдагы елның 4, 5 декабрендә газ җиһазларын дөрес кулланмау сәбәпле, торак йортларда өч шартлау булды.
    Шулай ук Түбән Новгород өлкәсенең Идел Аръягы шәһәренең торак йортында газ шартлады. Шартлаудан соң янгын башланды. Корбаннар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International