2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләнә. Тиешле карарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда торак йортлар, сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы һәм ягулык – энергетика комплексы янындагы 1-3 класслы пиротехник эшләнмәләрне куллану тыела.
Яңа ел һәм Раштуа бәйрәм чараларын уздыру чорында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим урнаштырырга карар кылды.
Махсус янгынга каршы режим гамәлдә булган чорда, сәнәгать һәм транспорт инфраструктурасы объектларыннан 500 метр, шулай ук күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта урнашкан территорияләрдә 1-3 класслы куркынычлы класслы пиротехник эшләнмәләрне (бенгаль утларыннан, флэперлардан тыш) куллануны тыярга.