Россия ГТХМ ирекле ярдәмчелекне үстерүгә ярдәм итә

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

    Ел саен 5 декабрьдә Россиядә ирекле ярдәмче (Волонтер) көне билгеләп үтелә.
    Хәзерге вакытта илебездә 24 меңгә якын ирекле оешма теркәлгән, алар халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклауда, янгын куркынычсызлыгын һәм су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә катнашалар. Аларның составында-517 мең волонтер.
    Агымдагы ел башыннан 26 меңгә якын техноген янгын, 360 тан артык урман янгыны һәм 19 меңнән артык ландшафт (табигый) янгын сүндерелгән. Шулай ук ирекле коткару оешмалары авария-коткару эшләренә 28 меңнән артык тапкыр барган һәм 2,3 мең укыту-тренировка җыеннарында катнашкан. Тулаем алганда, ел башыннан бирле меңгә якын кеше коткарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International