Казанда янгын-коткару спорты буенча Татарстан Республикасының XV яшүсмерләр ачык Чемпионаты башланды. Ул янгын сагының күренекле җитәкчесе Николай Матвеевич Лобов истәлегенә багышланды.Төп бүләк өчен көрәшкә Казан, Түбән Кама һәм Әлмәт янгын отрядларының физкультура коллективларыннан торган егетләр һәм кызлар кергән алты команда керде. Ачык ярышларда шулай ук Чувашия Республикасы егет-кызлары да катнаша.
Яшүсмерләр беренчелеген ачу тантанасы Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең спорт манежында узды. Барлык командаларга истәлекле сувенирлар һәм чәк-чәк таратылды.
Егетләр һәм кызлар арасында ярышлар өч яшь категориясендә ике дисциплина буенча узды – штурм баскычына менү һәм каршылыклар аша 100 метрлы полосаны Җиңү.
Тантаналы ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген 14 сәгатьтә булачак.