Бүген Казанда 23 гыйнварда 12 сәгатькә билгеләнгән торак йортларның җәяү колонналары белән эвакуацияләнүе турында белдерү пәйда булды. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бу белдерүләрдә язылган эвакуация буенча нинди дә булса күнекмәләре яки өйрәтүләре турында мәгълүмат ялган һәм чынбарлыкка туры килми.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе рәсми мәгълүматны гына кулланырга киңәш итә һәм Татарстан халкын тынычлык сакларга һәм паник кәефләргә бирешмәскә чакыра. Дулкынлану һәм борчу өчен алшартлар юк.