Автоном янгын хәбәрчесе-кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле гади приборларның берсе. Бу датчиклар төтенне янгынның иртә стадиясендә сүндерәләр һәм тревога сигналы белән халыкны вакытында янгын куркынычы турында кисәтәләр.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында Чистай отрядының Котлы Бөкәш авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре Балык Бистәсе муниципаль районының ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнар яши торган торак пунктларында янгын хәбәрчеләре урнаштыруда ярдәм иттеләр.
«Акыллы» датчиклар монтажлаганда республика янгын сагы хезмәткәрләре халыкка янгын хәбәрченең эш принцибын аңлаттылар һәм янгын куркынычсызлыгы чаралары турында әңгәмә үткәрделәр.