Коткаручы көненә - лаеклы бүләк!

2021 елның 27 декабре, дүшәмбе

Россия Федерациясе Коткаручысы көнендә Татарстан ГТХМ хезмәткәрләре хезмәт эшчәнлегендәге югары күрсәткечләр, вазыйфаи бурычларны намус белән үтәүләре һәм һөнәри осталыклары өчен бүләкләнде.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын башкаручы Таһир Кәримуллин Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. Ведомство бүләкләренә түбәндәгеләр лаек булдылар:

Бәширова Гүзәл Линар кызы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының финанс-икътисад идарәсе финанс анализы һәм хезмәт хакы бүлегенең төп экономисты;

Җәләева Вилена Рәшид кызы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының мәгълүмат бүлеге тәрҗемәчесе;

Нуриев Рөстәм Вәлиәхмәт улы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының авария-коткару формированиеләрен булдыру, аттестацияләү һәм теркәү бүлегенең төп киңәшчесе;

Хасьянов Фуад Чыңгыз улы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлегенең төп киңәшчесе;

Гирфанетдинова Фәридә Рамил кызы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Гражданнар оборонасы һәм планлаштыру бүлегенең төп белгече;

Родионова Татьяна Юрьевна, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының перспективалы үсеш бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.

Таһир Кәримуллин җыелганнарга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте һәм Россия Федерациясе коткаручылары көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International