Татарстан Республикасында «Яңа Ел» янгын-профилактик операциясен үткәрү буенча масштаблы эш дәвам итә. Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында янгыннарны кисәтү һәм аларда кешеләр үлемен кисәтү максатыннан күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр идарәсе инспекторлары балалар өчен яңа ел бәйрәмнәрен уздыру объектларына планнан тыш тикшерүләр үткәрә. Кичә инспекторлар «Әкият» балалар үзәгенең янгын куркынычсызлыгы торышын тикшерделәр.
Казан шәһәре Вахитов районы буенча надзор һәм профилактик эшчәнлек бүлеге начальнигы эчке хезмәт майоры Игорь Заһидуллин бәйрәм чараларын үткәрү урыннарын, беренчел янгын сүндерү чараларының торышын һәм башкаларны бик зур исемлек буенча тикшерде.
Балалар күп була торган яңа ел чаралары объектларында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең дежур торуы каралган.