Татарстан Республикасында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрнең 1-11 сыйныф укучылары арасында «Бозда һәм суда сак булам» конкурсына йомгак ясалды.
Быел коронавирус йогышы белән бәйле чикләүләр аркасында, конкурста катнашучылар үз эшләрен оештыручыларның электрон адресына җибәрделәр. Барлыгы 1022 конкурс эше килде.
2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы уздырылу уңаеннан күпчелек эшләр туган телдә башкарылды.
Санитар-эпидемиологик хәл тотрыкланганнан соң, конкурста катнашучыларның барысы да гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан тагын бер «бонус» алачак – алар янгын сүндерү-коткару гарнизоннарына һәм КСДИ Үзәгенең территориаль бүлекчәләренә экскурсиягә килә алачак, үз рәсемнәренең геройлары белән таныша алачак.