Россия Федерациясе коткаручылары көне алдыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнаштылар һәм Татарстан Республикасы инвалидлар физкультура-спорт җәмгыятенең мини-футбол матчында катнашучыларны призлар белән бүләкләделәр. Мондый иптәшләрчә ярышлар ел саен Яңа ел алдыннан үткәрелә.
Матч Урицкий исемендәге шәһәр паркында спорт мәйданчыгында узды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ике командага бүленеп, уен атмосферасына чумдылар.
Матч тәмамланганнан соң анда катнашучылар кыйммәтле призлар һәм Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең бүлек башлыгы эчке хезмәт полковнигы Андрей Долганов кулыннан акчалата сертификатлар алдылар. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе вәкиле матчта катнашучыларны яхшы уен белән котлады һәм киләсе 2022 елда уңай эмоцияләрне һәм яхшы кәефне озайтырга теләде.