Әлмәт шахмат клубында шахмат буенча ир-атлар арасында гына турнир узды. Нәтиҗәдә, барлык катнашучылар да җидешәр партия уйнады, аларның һәркайсының нәтиҗәсе өчен тиешле баллар исәпләнде. Көрәш киеренке булды, һәм соңгы турга кадәр җиңүче исеменә дәгъва итүчеләр берничә иде. Әмма Азнакайдан 12 ЯКБ начальнигы Марат Кәримов турнирда үзен җиңәргә мөмкинлек бирмәде. Аңа бераз гына 11 ЯКБ каравыл башлыгы Роберт Бәдертдинов оттырды. Өченче призлы урынны 77 ЯКБ (Ямаши) янгын автомобиле йөртүчесе Айдар Мингалеев алды. Барлык призерлар да медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде, шулай ук приз өчлеген акчалата бүләкләү турында боерык чыгарылачак.