Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертү турында» 08.12.20021 ел, № 1194 карарына кул куйды, аның нигезендә 2021 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде.
Исегезгә төшерәбез, янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар арта: физик затларга - 2дән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга - 15тән30 мең сумга кадәр, юридик зат оештырмыйча эшмәкәрләргә - 30 - 40 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 - 400 мең сумга кадәр.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин