Ягу сезоны вакытында янгын чыгу куркынычы арта. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләрне көн саен диярлек гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә. Елның салкын вакытында Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә торак секторда рейдлар үткәрәләр, күп балалы гаиләләр, ялгыз, өлкән кешеләр, инвалидлар яши торган йортларга аерым игътибар бирәләр.
Инспекторларның бурычы-халыкка көн саен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеген җиткерү, аларга Торакны янгыннан саклап калу, аны куркынычсыз итү һәм кешеләрнең уттан үлүенә юл куймау. Янгынга юл куймас өчен, авыр булмаган кагыйдәләрне үтәү дә җитә, ә профилактика чаралары, чыннан да, гади.
Әгәр дә янгын килеп чыкса, беренче чиратта янгын сүндерергә тырышырга кирәк. Янгын сагына «101», «112» телефоннарына шалтыратып, янгын сүндерүчеләрне чакырырга кирәк.
Әхмәтова Г. З., Түбән Кама шәһәренең күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшләре методисты