Күгеш ИЯК һәм авыл халкы янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерделәр.
Төшке аш вакытында Яшел Үзән районының Күгеш авылындагы мәктәп яны урамында иске мунча янды. Шунда ук янгын урынына җирле халык җыелды, ә берничә минуттан соң гына җирле ирекле команданың янгын сүндерү машинасы килде. Барлык авыл халкы да эшкә кушылды, беркем дә читтә калмады.
Тулаем алганда, 2021 ел башыннан Яшел Үзән муниципаль районының ирекле янгын сүндерүчеләре 25 тапкыр чыктылар, дистәләрчә миллион сумлык мөлкәтне коткардылар.