Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча уку-методик үзәге 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Бүген тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының укыту-методик үзәге хезмәткәрләрен һәм укытучыларын аның оешуына 60 ел тулу белән Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын башкаручы Таһир Кәримуллин котлады һәм алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.
Хәзерге вакытта укыту-методика үзәге югары квалификацияле укытучылар составы, заманча укыту-матди базасы бар һәм Идел буе федераль округында иң яхшылардан санала.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-методик үзәге төзелүгә 60 ел тулу уңаеннан һәм гражданнар саклау өлкәсендә республика халкын әзерләүдә ирешкән уңышлары өчен үзәкнең алдынгы укытучылары һәм хезмәткәрләре шулай ук "Россия ГТХМ 30 еллыгы" ведомство медальләре белән бүләкләнде. Аларны Россия Федерациясе Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары полковник Илдар Гыйбадуллин тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International