Бүлекчәләрнең профессиональ командирлары - янгын бүлекчәләре югары әзерлегенең нигезе

2021 елның 12 ноябре, җомга

Түбән Кама сәнәгать комплексы объектларын яклауда торучы Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама филиалы Федераль янгынга каршы хезмәт отрядының шәхси составын 24 белгеч тулыландырды. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы буенча шартнамәчел бүлекчәләр идарәсенең уку пункты филиалы стеналарында әлеге янгын сүндерүчеләргә бүлек командирларын һөнәри яңадан әзерләү программасын тәмамлау турында таныклыклар тапшырылды.
Иң зур тырышлык белән Антон Сысуев (ЯКБ-30) һәм Евгений Афанасьев (ЯКБ-44) билгеләнде. Алдынгыларга акчалата премия биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International