Шәхси секторны тикшерү

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Апас отрядының Рус Макылы авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре гражданнарны янгын куркынычсызлыгы чараларына өйрәтү максаты белән аерым пост чыгу районына керүче торак пунктларда ишегалларны карап чыктылар.

Профилактик чаралар барышында имин булмаган, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм күп балалы гаиләләрнең яшәү урыннарына аерым игътибар бирелде.

Янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре халык белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча әңгәмәләр үткәрделәр һәм янгын куркынычсызлыгы тематикасына белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International