Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы Яңа Кәшер урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт отрядының Яңа Кәшер авылын саклау буенча аерым пост хезмәткәрләре ачык ишекләр көне үткәрделәр.
Укучыларга янгын сагы барлыкка килү һәм үсеш тарихы турында сөйләделәр, янгын депосы буенча экскурсия үткәрделәр. Шулай ук балаларга янгын сүндерүченең хәрби киемен, янгын-техник коралларын һәм техниканы күрсәттеләр.
Экскурсия ахырында аерым пост хезмәткәрләре балалар белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Әйтергә кирәк, Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәте хезмәткәрләре кечкенә кунакларга һәм алар өчен бүлекчәләрнең ишекләре һәрвакыт ачык.